news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Сатмыш авылында инвалидларны хөрмәтләделәр

Апас районы Сатмыш авыл клубында өлкән яшьтәге, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен “Кемнәр бәйләр йөрәкне?..” исемле очрашу кичәсе уздырдылар.

(Апас, 10 декабрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районы Сатмыш авыл клубында өлкән яшьтәге, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен “Кемнәр бәйләр йөрәкне?..” исемле очрашу кичәсе уздырдылар, дип яза җирле басма.

- Сатмыш авыл клубы мөдире Дамир Сафин, Янгелде авылы мәдәният хезмәткәре Мөнирә Яруллина, авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Гыйсмәтова, социаль хезмәткәр Фирая Әхмәтвәлиева һәм аларның ярдәмчеләре тырышлыгы белән әзерләнгән бу очрашу кичәсе безгә бик ошады,- дип хәбәр итә Таһир Гайнуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot