news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы прокуратурасы эшмәкәрлек белән шөгыльләнүченең законнарны бозуын ачыклады

Яшь әнинең гаризасы нигезендә тиешле вакытта тикшерү эшләре үткәрелде һәм аңа тиешле 70 мең сумнан артык социаль пособие түләнде.

(Апас, 17 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы прокуратурасы эшмәкәрлек белән шөгыльләнүченең законнарны тупас бозуын ачыклады, дип яза җирле басма.
 
Район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов белдерүенчә, шәхси кибет тотучы, үзендә эшләүче сатучы өчен тиешле фондларга социаль иминиятләштерү һәм башка түләүләрне күчереп бармаган.

Шул сәбәпле, яшь әни бала тапкач, тиешле социаль түләүләр алмаган.

Яшь әнинең гаризасы нигезендә тиешле вакытта тикшерү эшләре үткәрелде һәм аңа тиешле 70 мең сумнан артык социаль пособие түләнде.

–Эш бирүчеләр дәүләт һәм үз хезмәткәрләре каршындагы бурычларын катгый һәм төгәл үтәргә тиеш,-дип кисәтә район прокуратурасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot