Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районы поликлиникасында 11 миллион сумлык эш башкарылган
Атна башыннан биредә халыкны кабул итә башлаячаклар.
(Апас, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы үзәк хастаханәсенең поликлиника ягында зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Атна башыннан биредә халыкны кабул итә башлаячаклар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хастаханәдә булып, соңгы яңалыклар белән танышты, үз тәкъдимнәрен җиткерде, дип яза җирле басма.
–Поликлиниканың беренче каты тулысынча төзекләнде. Барлыгы 11 миллион 200 мең сумлык эшләр башкарылды. Балалар һәм зурлар консультациясе тулысынча үзгәрде. Шулай ук стационарга чыгу юлы ясалды. Элек, дәваланырга килүчеләр, елның нинди фасылы булуга карамастан, урам аша йөриләр иде. Хәзер инде киемнәрен махсус бүлмәгә элеп калдырып, җылы бина аша гына күчәчәкләр. Бина эчендә ут һәм су челтәрләре алмаштырылды, бүлмәләргә заманча җиһазлар куелды. Халык сәламәтлеге сагында тору максатыннан, 15 миллион сумлык яңа җиһазлар да кайта. Үзәк челтәргә тоташкан флюорограф һәм цифрлы рентген җиһазы куелачак. Ул дәвалаучы табибка, кайда эшләвенә карамастан, авыру тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин.
Хастаханә ишеген ачып керү белән матурлык, уңайлылык күзгә ташлана. Балалар консультациясе ягында әкият геройларын сурәтләгән матур-матур рәсемнәр дә ясалган. Балалар почмагы, әни һәм бала өчен аерым бүлмә булдырылган. Залдагы телевизордан көн дәвамында мультфильмнар күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз