news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы питомнигы үстергән имән үсентеләрен Россия урманчылыклары чират торып ала

Апас районы Урта Балтай авылындагы питомник имәнлекләрне торгызу буенча дәүләт программасында катнаша.

(Апас, 1 май, “Татар-информ”, “Йолдыз", Ришат Җамалиев). Татарстанның Апас районы Урта Балтай питомнигында күп төрле үсентеләр бар, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

Урта Балтай янәшәсендәге урман питомнигы моннан 10 ел элек оештырылып, Татарстан урманнары, юл кырыйлары, туфрак эрозиясе-юылу куркынычы янаган чокыр-ерганакларга, бакчаларга утырту өчен дистә төрдән артык агач-куак үсентесе җитештерелә.

Питомник җитәкчесе, урманчы Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, 4,3 гектарлык кына питомниктан төрле кулланучыларга, өмәләр, яшелләндерү акцияләре вакытында ел дәвамында 25 мең төптән артык төрле үсентеләр озатыла. Биредәге махсус түтәлләргә 2-3 төрле чыршы һәм нарат, имән, тал, өянке, корычагач, юкә, каштан, тополь, чия-карлыган, слива-боярышник һәм башка төрле агач-куаклар орлыгы чәчелә. 2-3 ел дигәндә үсеп өлгергән үсентеләрне сак кына туфрагы белән казып алып, Татарстанның төрле төбәкләре, урманчылыкларга озаталар.

- 1978-1979 елларда салкыннардан бик зыян күргән имәнлекләрне торгызу буенча дәүләткүләм программада катнашабыз. Без үстергән имән үсентеләрен Россия төбәкләрендәге урманчылыклар да чират торып ала, - ди үсемлекчелек инженеры, урман үстерү остасы Илдар Зиннәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100