news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Олы Бакырчы җирлегендә Каз өмәсе узды

Чишмә буенда төрле күмәк, милли уеннар яңарды.

(Апас, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Олы Бакырчы авыл җирлегендә  Каз өмәләре үткәрелде. Ул быел 4 зонада уза. Ул Олы Бакырчы, Урта Балтай, Чирмешән, Тутай, Кызыл Тау, Коштавылы, Дәвеш җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылды. Бу хакта район җирле басма хәбәр итә.

Иң элек әлеге җирлекләрдә иң күп каз асраучы хуҗалыклар ачыкланды. Олы Бакырчыда күп каз асраучы булып Филгать һәм Рәсимә Ибраһимовлар танылдылар. Каз өмәсе дә авыл уңганнарының әлеге хуҗалыкка ярдәмгә килүе белән башланып китте.

Уен-көлке, җыр-моңнар авыл урамнарына таралды. Аннан яшь киленнәр каурый сибә-сибә Домбылат чишмәсенә каз юарга төште. Чишмә буенда төрле күмәк, милли уеннар яңарды. Өлкәннәр яшьлекләрен искә алды, яшь буынга исә гореф-гадәтләр мирас итеп тапшырылды.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Каз өмәсе бәйрәменең икенче өлеше узды. Чарага килгән һәркем каз боткасыннан, тәм-томнардан авыз итте.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100