news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Әнәле авылының үзәк урамына асфальт юл салуга керештеләр

Бу асфальт юлның озынлыгы 740 метр булачак.

(Апас, 10 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас юл төзүчеләре Әнәле авылының үзәк урамына асфальт юл салуга керештеләр, дип яза җирле басма.

-Заманча, нык итеп эшләнәчәк бу асфальт юлның озынлыгы 740 метр булачак. Эшебезне сыйфатлы һәм тиз итеп башкару-безнең өчен намус эше, - диде хәбәрчегә төзүчеләр бригадасы мастеры Тимур Ибәтуллин.

Авыл тарихына яңа тарихи бит өстәүче грейдерчы Фиргать Нуруллин, бульдозерчы Евгений Деревенский, катокчы Ранәс Галиуллин, шофер Александр Шпаков, юл эшчесе Дамир Әхмәтгәрәев һәм башкаларны әнәлеләр белергә, озакка хәтерләрендә калдырырга тиеш!

news_right_1
news_right_2
news_bot