news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Морзалар авылында модульле фельдшер-⁠акушерлык пункты ачылды

Фельдшер-акушерлык пунктында барлык уңайлыклар да бар.

(Апас, 8 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Морзалар авылында яңа төзекләндерелгән мәдәният йорты янәшәсендә, республика программасы нигезендә модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Авыл халкы бу яңалыкны шулай ук сөенеп кабул итте, дип яза җирле басма.

-Авылда узган халык җыенында клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты кирәклеген белдердек. Район башлыгыннан бу эшләрне башкарып чыгу өчен ярдәм сорадык. Бер генә сүзебез дә читтә калмады. Төзелеш эшләре җиренә җиткереп башкарылды, рәхмәт кенә яусын, - диде авылдашлар гозерен җиткергән Камил Әминов.

Фельдшер-акушерлык пунктында барлык уңайлыклар да бар. Бүлмәләр иркен, якты, бар да заманча. Халыкны кабул итү өчен шартлар тудырылган. Авыл халкы сәламәтлеге сагында Гүзәл Зиннурова тора.

-Көнгә чыккач төрле гозер белән килүчеләр күп. Бигрәк тә өлкән буын шифа эзләп керә, даруын сорый, уколын кадата, киңәш сорап килүчеләр дә бар. Хәзер уңайлы шартларда кабул итәбез. Шулай да, авылдашлар бу бинага авырып түгел, ә хәл белергә, күреп чыгарга гына килсеннәр иде, - диде ул.

Яңа биналар авыл күрке. Төзелешләр өчен һәркем сөенечен белдереп, җитәкчелеккә, Ринат Заһидуллин җитәкчелегендәге төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Сәламәтлек – ярыт бәхет, диләр. Авыл халкының сәламәтлеген кайгырткан өчен зур рәхмәт. Бина күзгә күренеп калкып чыкты. Аллага шөкер, рәхәт тормышта яшибез, - диде Рәйхана апа Халикова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100