news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы мәктәпләрендә балалар тукландыру мәсьәләсе турында – “Йолдыз” газетасы

Район күләмендә мәктәп, балалар бакчалары ихтыяҗлары өчен 100 тонна яшелчә үстерелгән, ярты тоннага якын кайнатма, тозланма әзерләп куелган.

(Апас, 18 октябрь, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Апас районының 19 мәктәбе һәм аграр көллият ашханәләрендә махсус әзерлекле 30 пешекче һәм аларның ярдәмчеләре 1727 балага һәр уку көнендә 2шәр тапкыр аш-су әзерли. Мәктәп яны яшелчә-җиләк җимеш бакчаларының гомуми мәйданы 30 гектардан артык тәшкил итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, район мәктәпләре, балалар бакчалары ихтыяҗлары өчен быел 100 тонна бәрәңге, кәбестә, кишер, суган һәм башка яшелчәләр үстерелде, дип, районның “Йолдыз” газетасы балаларны белем бирү йортларында тукландыру мәсьәләсенә игътибар бирә.

“Район күләмендә быел мәктәп, балалар бакчалары ихтыяҗлары өчен ярты тоннага якын кайнатма, тозланма ише озак бозылмый торган ризыклар әзерләнде. Шуны да онытмыйк: тозланмалар әзерләгәндә төрле химик өстәмәләр, уксус кулланылылырга тиеш түгел”, - дип сөйли район мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәре, методист Эльмира Биктаһирова.

Мәктәпләребез Апаста һәм Казанда еш үткәрелә торган төрле ярминкәләрдә актив катнашып, өстәмә табыш ала. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин барлык мәктәп коллективларына дә олы рәхмәтен ирештерә. “Апаслылар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе ел да шундый ярминкәләрдә 1 миллион сумнан артык суммада сатыла. Шуның якынча 15 проценты мәктәп бакчаларында үстерелгән азык-төлеккә туры килә”, - дип ачыклык кертте ул.

Район мәгариф бүлеге җитәкчее урынбасары Рамилә Шәвәлиева: “Һәр мәктәп ашханәсендә укучылар өчен меню аерым төзелә һәм ризык җыелмасының бәясе төрлечә булырга мөмкин. Дәүләт билгеләгән чикләрдә аны төрләндерү өчен үз бакчаларыбызда үстерелгәнне кулланабыз. Төп менюга бу 20 процентка кадәр өстәмә дигән сүз”, - дип билгеләп үтте әлеге мәсьәләдә.

Район кулланучылар хокукларын яклау, кеше сәламәтлеге, санитария-гигиена, ветеринария инспекторлары мәктәп ашханәләре эшчәнлеге, кулланылучы чимал һәм әзер ризык сыйфатына бик таләпчән. Ит, макарон, ярма ише продукция, башка азык-төлек тендер, аукционнар аша сатып алына һәм аның сыйфаты, бәясенә дәүләт күзәтү-көйләү органнары җитди игътибар бирә. “Апас мәктәбе ашханәсенең 6 кешелек коллективы көн саен 621 укучы балага аш-су әзерли, - ди шеф-пешекче Фирдәүсә Галиуллина. - Беренче тәнәфестә иртәнге ашны 9да өлгертәбез, башта өстәлләр артына башлангыч сыйныфларны чакырабыз. Икенче кайнар аш-су табыны төшке 12 тулып ярты сәгать узгач төгәлләнә. Төп дәресләрдән соң озынайтылган төркемнәрдә калучы 60 укучы балага соңгы табын көндезге 1дә корыла”.

“Безнең мәктәп ашханәсендә бүген эш шартлары бик уңай. Моннан 2 ел элек Татарстан Президенты программасы буенча капиталь ремонтланган уку биналары, ашханә, яшелчә саклау урыннары, 2 спорт залы, төзекләндерелгән территория шәһәрнекенә алыштыргысыз, - ди директор урынбасары Рамилә Вәлиева. – Аш-суның сыйфатыннан әти-әниләр, балалар зарланганын ишеткәнебез юк. Район һәм шәһәр тибындагы ветераннар Советлары, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, мәктәпнең әти-әниләр комитеты, район куллаучылар хокукларын яклау, санитария-гигиена дәүләт күзәтчелек органнары, ветсанитария инспекторлары, прокуратура ашханә эшчәнлеген даими күз уңында тота, еш кына көтелмәгән тикшерүләр дә уза. Пешекчеләребез махсус белемле, яхшы һөнәри әзерлекле, ел да аерым курсларда белемнәрен һәм осталыкларын арттыру - безнең өчен язылмаган кануннарның берсе, һәм ул катгый үтәлә”.

Аның сүзләренчә, укучыларга тулы кыйммәтле, төрләндерелгән ризык белән туклану менюсы аның яшенә карап төзелә. Бер балага бер тапкыр тамак ялгау өчен дәүләт билгеләгән күләме уртача 6 сум 50 тиен. Бу аз, билгеле, мәктәп әти-әниләр комитеты карары буенча шуңа әти-әниләр тапшырган акчадан 15 сум акча өстәлә. Тагын бер өстәмәбез - мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, төрле салатлар, ә анысы бер балага 10 сум тәшкил итә, ди директор урынбасары. Күп балалы яки аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 150 балага исә түләү ташламалы шартларда билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot