news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы мәктәпләре яңа уку елына әзер

Апас районының Әнәле авылындагы берләштерелгән башлангыч мәктәп белән балалар бакчасын 1 сентябрьгә тантаналы ачу көтелә.

(Апас, 21 август, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр даими комиссиясенең чираттагы утырышында Апас районы мәктәпләренең яңа уку елына әзерлегенә зур игътибар бирелде. Биналарның янгын, техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы, сак хезмәте куелышы җентекләп тикшерелде, дип яза җирле басма.

 -Без аерым эшче комиссия төзеп, ике ай элек үк янгынчылар, хакук сакчылары һәм башка хезмәт вәкилләре белән бергәләшеп, барлык мәктәпләр, балалар бакчаларының 2018-2019 уку елларына әзерлеген тикшереп бәяләдек. Бүген барлык 19 мәктәп, 30 балалар бакчаларында да дә электр, газ хуҗалыгы заманча. Бәдрәфләр дә җылы, кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителеш, юынтык суларны чыгару системаларыбыз да шәһәрнекеннән ким түгел. Барлык мәгариф-мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең сак хезмәте ул-бу була калса, сак-коткару хезмәтенә экстрен элемтәгә чыгу-хәбәр итү –КТС- системасы һәм металл эзләгечләр белән тәэмин ителгән,-ди район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.-Район мәктәпләренең барысы да видеокүзәтү-язып бару аппаратурасы, ялкын-утка сизгер махсус кисәтү-сигнализация җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм бу җиһазлар төзеклеге даими тикшерелә. Мәктәп автобуслары “Глонаас” системасы белән җиһазланган.

Быел Татарстанда барлыгы 11 яңа мәктәп төзелде. Һәм шуларның берсе - Апас районының Әнәле авылындагы берләштерелгән башлангыч мәктәп белән балалар бакчасын 1 сентябрьгә тантаналы ачу көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр республика комиссиясе утырышыннан соң ук, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район комиссиясе утырышын үткәрде. Аннан соң район комиссиясе вәкилләре район үзәгенең Яшьләр микрорайонында күчмә утырыш вакытында, халык белән очрашты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100