news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы мәктәпләре укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде

Быел 11 классны 73 укучы, 9 классны 173 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды.

Апас районы мәктәпләре укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үткәрелде
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apasta-chygarylysh-kichse-tte

(Апас, 29 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында чыгарылыш кичәсе узды. Быел 11 классны 73 укучы, 9 классны 173 укучы тәмамлады һәм кулына өлгергәнлек аттестаты алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Укучыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрик итеп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм медальләргә лаек булган 11нче сыйныф укучылары аерым хөрмәтләнде, район башлыгы кулыннан аттестатлар алды.

Һәр мәктәп укучылары директорлары, класс җитәкчеләре янәшәсендә мәйданга чакырылды. Укучылар һәркайсы аттестатлар - олы тормышка юлламалар алды. Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште.

Мәйданда җыр-моңнар яңгырады, биюләр тынып тормады. Соңыннан чыгарылыш класс укучылары саубуллашу вальсы биеделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100