news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыелды

Мәдәният йорты фойесында урын алган район мәктәпләренең макетлары да кунаклар күңелендә зур кызыксыну уятты.

Апас районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыелды
apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/rayonda-mgarif-khezmtkrlrene-avgust-kishse-uzdy

(Апас, 20 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы мәгариф хезмәткәрләре узган уку елына йомгак ясады. Алар киләчәккә максатлар билгеләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район мәдәният йорты каршында районның белем һәм тәрбия учаклары үз эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр. Биредә һәр һөнәрнең дә кирәкле булуы ассызыкланды. Балалар дәресләрдә, дәрестән тыш үткән чараларда ниләр өйрәнүләрен, шөгыльләрен күрсәттеләр. Күргәзмәләрдә шулай ук кул эшләре, көзге уңышлар, уку һәм тәрбия өлкәсендә ирешелгән җиңүләр дә урын алды.

Киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, аның урынбасары Рияз Минзарипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхметова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.

Килгән кунаклар иң элек биредә урын алган күргәзмәләр белән таныштылар, таң калып балаларның чыгышларын тыңладылар. Үзләре дә бер мизгелгә балачакка кайтып, парта артына утырып, дәрестә булып карадылар.

Мәдәният йорты фойесында урын алган район мәктәпләренең макетлары да кунаклар күңелендә зур кызыксыну уятты. Биредә районның белем һәм тәрбия учакларының яңарыш кичерүе, төзекләнүе тасвирланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100