news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы мәдәният хезмәткәрләре эшләренә нәтиҗә ясады

Шулай ук авылларда фольклор ансамбльләр оештыру, төрле тарихи мәгълүматларны барлаганда ярдәм итү турында да сүз булды.

(Апас, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Районның мәдәният хезмәткәрләре айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, дип яза җирле басма.

Бу юлы алар Табар Черкене мәдәният йортына җыелды. Биредә авыл җирлекләрендә барган КВН уеннарына нәтиҗәләр ясалды, төрле бәйге-грантларда катнашу бурычы куелды. Шулай ук авылларда фольклор ансамбльләр оештыру, төрле тарихи мәгълүматларны барлаганда ярдәм итү турында да сүз булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot