news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Әлмәндәр авылында машина-трактор паркын язгы кыр эшләренә әзерлиләр

1 апрельгә чаклы язгы кыр эшләренә барлык техника һәм тагылмалар әзер булачак.

Апас районы Әлмәндәр авылында машина-трактор паркын язгы кыр эшләренә әзерлиләр

(Апас, 17 март, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Әлмәндәр машина-трактор паркы коллективы җитәкчесе Шәйхенур Галиуллин 1 апрельгә чаклы язгы кыр эшләренә барлык техниканың һәм тагылмаларның тулы әзерлек сызыгына куелачагын белдерә. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

-Без инде кышка кергәндә үк барлык техникага инвентарьлаштыру үткәреп куйдык. 1 мартка ук барлык культиватор, тырма, таккычларны машина-трактор паркы каршындагы мәйданчыкка чыгарып тезеп куйдык. Тракторлар, чәчкечләрне дә яңабаштан күздән кичереп, соңгы көйләү эшләрен төгәлләп киләбез, - диде мөдир.

Район күләмендә язгы кыр эшләренә чыгучы техника әзерлеген кабул иткәндә район һәм Казан вәкилләре ел да әлмәндәрлеләр хезмәтен һәм тырышлыгын бик югары бәяли. Тимерче Илфат Гыйниятов, слесар-көйләүче Әгъзам Хөснетдинов, әтиле-уллы механизаторлар Зәки, Рәсим, Нәсим Абдуллиннар һәм башка игенчеләр быелгы язгы кыр эшләрен дә көтеп алалар.

Теләсә нинди тимердән яңасыннан аермаслык итеп эшләнмә ясарга сәләтле токарь Мансур Хәйретдинов, алтын куллы, күп һөнәр иясе Рәис Гашыйгуллин, механизаторлар Фарих Фәезов, Радик Ситдиков, Рафаэль Абзалов өчен дә һәр яз кадерле һәм истәлекле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100