news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Кызылтау авылында мәчет ачылды

Ул читтә яшшүче авылдашлар ярдәме белән сафка бастырылган

 (Казан, 22 октярбрь, “Татар-информ”). Апас муниципаль районының Кызылтау авылында мәчет ачылды. Шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда һәм Чистайда яшәүче эшмәкәр егетләр – Шәүкәт Нигъмәтуллин, Насыйх Мингалиев, Камил Нигъмәтуллиннар, читтә яшәүче авылдашлар һәм авыл халкы тырышлыгы белән салынган гыйбадәт йорты чын мөселман төсендә, тау өстеннән авылга нур чәчеп, ямь биреп балкып тора.
Мәчет ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров әйтүенчә, элек авылда ике мәчет булган.
– Соңгы елларда аның берсе генә эшләп килде. Дини бәйрәмнәргә читтә яшәүче авылдашларыбыз күп кайта, мәчеткә сыймаган вакытлар да булды. Халык белән җыелып сөйләштек, киңәштек тә шушындый изге эшкә тотындык. Өч ел эчендә менә шундый мәчет ачу бәхетенә дә ирештек, – диде ул.
Мирхәт хәзрәт тә Кызылтау авылы халкын иманга килергә өндәде, эчүчелек, начарлыктан арынуны теләде. Яшьләрне дә дин юлына басарга чакырды.
Мәрьям Сәлахуллина Казаннан, Әминә Нигъмәтуллина Апастан мәчет ачылу бәйрәменә кайтканнар. Туган авылларында дингә тартылучыларның артуына, яңа гыйбадәт йорты ачылуга шатлануларын әйттеләр. Килгән барлык халык өчен бик озын өстәл әзерләнгән иде. Шунда ук пылау пеште, самоварларда чәй кайнап торды. Үзләре пешереп килгән бәлешне дә авыз иттеләр. Бәйрәм һәр кешенең күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды, дип хәбәр итә “Йолдыз” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100