news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы кырларында язгы эшләр ахырына якынлаша

Пар җирләрен чүп үләннәреннән химия кулланмыйча гына чистарту максатында 620 гектарда горчица чәчелгән.

 (Апас, 18 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы кырларында эш ахырына якынлаша. Районда чәчү эшләре 70% ка үтәлде, дип яза җирле басма.

17 майга районда 8243 гектарда язгы бодай, 9650 гектарда арпа, 841 гектарда борчак, 300 гектарда солы, бөртеккә 770 гектарда көнбагыш, 100 гектарда кукуруз чәчелде. 600 гектарда рапс, 2600 гектарлык чөгендер, 860 гектар берьеллык культуралар басуларында эш төгәлләнде. Пар җирләрен чүп үләннәреннән химия кулланмыйча гына чистарту максатында 620 гектарда горчица чәчелгән.

15 майга “Ибраһимов һәм “Нур” хуҗалыклары чәчү эшләрен 100 процентка төгәлләде. КФХ ларда язгы чәчү эшләре бүген төгәлләнәчәк. Инде үсемлекләрне агрохимик саклау, терлек азыгы әзерләү, уракка чыгачак техникаларны әзерлек сызыгына бастыру бурычын үтәүгә вакыт җитте.

 Районда барлыгы 25 сөтчелек фермасы исәпләнә. Аларның барысы да 10 майга җәйге чорга күчерелеп, көтүләргә чыкты. Ферма биналарын 1 августка кышкы сезонга әзерләү бурычы куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100