news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Кильдураз авылында яңа клуб ачылды

Ул 50 урынга исәпләнгән.

(Апас, 8 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районында төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Берсеннән-берсе күркәм, матур, мәһабәт биналар төзелә һәм кулланылышка тапшырыла. Шундый мөһим тантаналар Кильдураз станциясендә, Морзалар, Болынбалыкчы авылларында узды. Аларда район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле Гүзәл Габдуллина, республика төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Равил Хисаметдинов катнашты, дип яза җирле басма.

Кильдураз станциясендә клуб төзү эше узган елның октябрь аенда башланды. Урыны билгеләнеп, беренче казыклары кагылганнан соң, санаулы айлар эчендә яңа клуб калкып чыкты. Биредә бар да заманча, уңайлы, җылы, якты. Бина үз эченә фельдшер-акушерлык пунктын да алган.

-Президент программасы нигезендә авылыбыз клублы булды. Ул 50 урынга исәпләнгән. Иске бина 1953 елда ук төзелгән иде. Яңа клуб өчен сөенеп бетә алмыйбыз. Авылыбыз халкы бик шат, - диде клуб мөдире Равилә Насыйхова.

Тантана клуб янәшәсенә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан төзелгән Батырлар Мемориалына венок салу белән башланып китте. Кызыл тасманы кисеп, олысы-кечесе клуб эченә узды. Шатлыклы вакыйганың шаһиты булырга теләүчеләр бик күп иде.

- Авылыбызда су юллары, ут линияләре яңа, мәктәбебез капиталь төзекләндерүдән соң сокланып туймаслык. Инде менә яңа клублы да булдык. Бигрәк тә яшь буын өчен сөенәбез, - диделәр Мәфруза Шиһапова һәм Гөлсинә Насыйбуллина.

Клубта җыр-моң, тальян, гармун моңнары тынып тормады. Биеш мәдәният йортының “Рябинушка” ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре халыкны күңелле ял иттерде. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы вәкиле Гүзәл Габдуллина Татарстан Республикасы Президенты исеменнән 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.

- Республикада соңгы 5 елда 226 мәдәният учагы ачылды. 2017 елда бу эшне Апас районы башлап җибәрде. Беренчеләрдән булып Кильдураз клубы кулланылышка тапшырылды. Клуб буш тормасын, ишекләре һәрчак ачык булсын, авыл халкы сәхнә түрендә булып, җырлап-биеп, шатланып кына яшәргә язсын, - диде ул.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районда барган үзгәрешләргә, төзелеш эшләренә тукталып үтте. Ул 2019 елда Кильдураз станциясендә аерым модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәген белдерде. Шулай ук Иске Йомралы, Идрәз, Дүртиле, Ындырчы, Җидекизләү юлларына утлар куелачагын, Апасның плотинасы Сабан туе урыны һәм ял итү үзәге булып үзгәрәчәген, район үзәгендә яңа бассейн төзеләчәген билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100