news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Кече Болгаер авылында беренче тапкыр балалар сабан туе узды

Сабантуйга шушы авылда яшәүче Нияз Гайфуллин иганә ярдәме күрсәтте.

Апас районы Кече Болгаер авылында беренче тапкыр балалар сабан туе узды
Чулпан Шакирова

(Апас, 16 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Апас районы Кече Болгаер авылында беренче тапкыр балалар сабан туе үтте. Ул шушы авылда яшәүче Гөлүсә һәм Нияз Гайфуллиннар ярдәме белән узды.

“Хатыным Гөлүсә дә, үзем дә – ишле гаиләдән. Икебез дә гаиләдә унынчы бала. Уйлаштык да, “нигә әле авылда балалар сабан туе уздырмаска” дигән фикергә килдек. Авылда да, шөкер, балалар туып тора. Кунакка кайтучы сабыйлар да күп. Бүген барыгыз да рәхәтләнеп күңел ачыгыз”, - дип бәйрәмне башлады Нияз Гайфуллин.

Килгән һәр кунак бушлай пылау, кайнар коймак һәм чәйдән авыз итә алды.

“1 июнь көнне район үзәгендә балалар өчен бик матур бәйрәм узган иде. Менә бу матур традиция эстафетасын бүген Болгаер дәвам итә. Киләчәктә дә дәвамлы булсын, башка авыллар да әлеге үрнәккә кушылсын”, - диде район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина.

Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Хәлимә Айнуллина алып барды. Гөлүсә һәм Нияз Гайфуллиннар тамашачыларга парлап та, аерым җырларын да бүләк итте. Гөлинә һәм Зәринә Мөхәммәтшина, Азалия Айнуллина, Айгөл Сөнгатуллина, күрше авылдан килгән кунак Марат Гарифуллин җыр-биюләрен, Люзия Хәмидуллинаның гармун моңнарын дә үз итте болгаерлылар.

Балалар капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, таяк тарту, чүлмәк вату кебек уеннарда бик актив катнашты. Теләгән һәр бала үз сәләтен күрсәтә алды. Аларның һәрберсенә – җиңүчегә дә, җиңелүчегә дә бүләкләр тапшырылды.

“Балалар – безнең киләчәк дип әйтергә яратабыз. Шушындый бәйрәмнәр безне тагын да якынайта, шәһәрдән кайткан балалар да авылны үз итеп, сагынып кайтсыннар, онытмасыннар өчен бик кирәкле чара бу. Гөлүсә белән Нияз гаиләсенә зур рәхмәт, алга таба да бәйрәм дәвамлы булсын”, - диде Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.

Балалар сабантуена кеше җыела торды, ул балаларны гына түгел, әти-әниләр, дәү әни-дәү әтиләр һәм читтән кайткан авылдашлар өчен дә күрешү бәйрәменә әйләнде.

“Бер фикердә булып башлаган эшебез чынга ашты. Бу эшебезне шатланып башкардык, чөнки балалар көлүе – тыныч тормышыбызның бер мизгеле ул”, - дип бәйрәмнән соң хисләре белән уртаклашты Гөлүсә Гайфуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100