news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Каратун авылында янгын турында ялган хәбәр белдерелгән

Әлеге ялган чакыру буенча тикшерү эшләре бара һәм ул баланың кем булуы ачыклана.

(Апас, 23 март, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районының янгын сүндерү бүлегенә бер бала Каратунда йорт януы турында хәбәр иткән, дип яза җирле басма.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга булган урынга ашыга. Ләкин баргач, хәбәр расланмый. Йортта ут та, төтен дә күренми. Бала уйнап шылтыраткан булып чыга. Әлеге ялган чакыру буенча тикшерү эшләре бара һәм ул баланың кем булуы ачыклана. Хәзер аның әти-әнисенә штраф яный.

Янгын сүндерү машиналары ялган чакыру буенча йөргән чакта, районның кайсыдыр бер почмагында кемдер чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Мондый эштә һәр минут, һәр секунд санаулы. Шуңа күрә дә янгын сүндерүчеләр белән шаярмасагыз, балаларга да шуны аңлатсагыз иде!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100