news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Карамасар сыерлары сөте торбадан гына агачак

Карамасар бүлекчәсендә бүген 2000 башка якын терлек исәпләнә.

(Апас, 12 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районы Карамасар сыерлары сөте торбадан гына агачак, дип яза җирле басма.

Карамасар бүлекчәсендә бүген 2000 башка якын терлек исәпләнә. Шуның мең ярымнан артыгы ачык симертү мәйданнарында 420-450 килограммга кадәр үстерелеп иткә озатыла. Бу мәйданчыкта нибары 6 кеше эшли, бөтен эш техника җилкәсендә. Сөтчелек фермасының 250 башка исәпләнгән сыерлар торагы бүген капиталь ремонтлана. Аларның тәрәзәләре поликарбонаттан, беррәттән алар ферма һавасын җилләтүне дә башкарачак. Бирегә осталар “Делаваль” сөт саву системасы да куя. Терлекләрне ашатуда шактыйдан бирле махсус миксер-азык тараткычлар булу терлекчеләргә кул эшен күпкә җиңеләйтте. 15 кешелек ферма мөдире Ибраһим Хәмидуллин авыл мәчете имамы вазифаларын да башкара.

-Сөтне чиләк-бидонлап ташудан котылабыз, - ди ул.- Сыер савучы апаларга бер дә җиңел түгел, аны машиналарга төяп озату үзе бер бәла иде бит элек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100