news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Карамасар авылының балалар бакчасында төзекләндерү эшләре төгәлләнә

Әлеге балалар бакчасы 1977 елда төзелгән була.

Апас районы Карамасар авылының балалар бакчасында төзекләндерү эшләре төгәлләнә
Гүзәл Хилавиева

(Апас, 14 август, "Татар-информ", "Апастово-информ", Гүзәл Хилавиева). Апас районы Карамасар авылының “Каенкай” балалар бакчасында да төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында тора. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге балалар бакчасы 1977 елда төзелгән була. Бинаның бер ягында балалар бакчасы, икенче ягында башлангыч мәктәп урын алган.

"Бакчабызга 12 бала йөри, шуларның дүртесе 1 нче сыйныфка керә. Яңа уку елыннан ун бала йөриячәк. Республикакүләм программа нигезендә балалар бакчасындагы үзгәрешләрне сөйләп бетергесез", - ди утыз елдан бирле бакча мөдире булып эшләүче Айсылу Гыйльманова.

Башлангыч мәктәп тә яңа уку елына үзенең укучыларын каршы алырга әзер. Наҗия Шиһапова белән Алсу Хикмәтовалар сыйныф бүлмәләренең диварларын, идәннәрен янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп буяганнар. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Каршыда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. 

“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында Норильскийда эшләп, лаеклы ялга чыккач авылыбызга кайтып урнашкан “Атказанган шахтер” исемен йөртүче авылдашыбыз Рөстәм абый Гатиятуллин мәктәп каршысын төсле, матур калай рәшәткәләр белән тотарга ярдәм итте. Ул рәшәткәләрен алып бирде, аннан аның белән бергәләп ирем, улым, үзем эшләп тә куйдык. Рәхмәт Рөстәм абыйга, - диде 34 ел балаларга белем бирүче Наҗия ханым Шиһапова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100