news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы җитәкчеләре һәм ата-аналар бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар

Биредә имтихан тапшыручылар игътибар белән паспорт буенча бланкларны тутырдылар.

(Апас, 22 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Бүген Апас урта мәктәбендә “Ата-аналарның БДИ тапшыру көне“ акциясе узды, дип яза җирле басма.

Акциядә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район Советы аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы балаларның әти-әниләре катнашты. Катнашучыларны иң элек имтиханга керү тәртибе белән таныштырдылар. Аннан һәрберсе металлодетектор аша үтеп, имтихан үтәсе аудиториягә уздылар. Биредә имтихан тапшыручылар игътибар белән паспорт буенча бланкларны тутырдылар. Аннан бергәләшеп имтихан башлану һәм аның тәмамлану вакытын билгеләп, биремнәрне чишү өлешенә керештеләр. Барысы да үзләрен чын имтихан тапшыручы буларак хис итеп, дулкынлану хисе дә кичерделәр. Имтихан тапшыручы укучыларга уңышлар теләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100