news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Иске Йомралы авылында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Мәдәният йортында 7 түгәрәк эшли.

Апас районы Иске Йомралы авылында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды
apastovo.ru/

(Апас, 1 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы  Иске Йомралы авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды. Ул үз эченә авыл китапханәсен, авыл җирлегенең эш бүлмәләрен һәм фельдшер-акушерлык пунктын алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев белдерүенчә, төзекләндерү эшләре республикакүләм программа нигезендә башкарылган. Моның өчен 8 миллион сумга якын акча сарыф ителгән.

Резеда Гайнетдинова 18 елдан бирле Иске Йомралы авылы мәдәният йортын җитәкли. Ул үзенең уңганлыгы, активлыгы, сәләте һәм шаянлыгы белән аерылып тора. Мәдәният йортында 7 түгәрәк эшли. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр дә бик теләп йөриләр.

Чыннан да, Иске Йомралы мәдәният йорты заманча төс алган. Бинаның эче якты, уңайлы һәм иркен. 

Иске Йомралы авылы мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак Барс Банк" идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү Үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова, бүлек мөдире Рита Дедюлева катнашты.

Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов районда кечкенә авылларның да игътибар үзәгендә булуын һәм биредә нәтиҗәле эшләр башкарылуын әйтте. Татарстан Президентына, район башлыгына, ярдәм кулы сузган иганәчеләргә, авылдашларына олы рәхмәтен ирештерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100