news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Иске Әнәледә ял концерты узды

Биредә Казан, Әлмәт, Азнакай якларыннан кайткан якташлар һәм авылдашлар катнашты.

(Апас, 6 август, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Иске Әнәле клубында “Үткәннәрдә - безнең хәзергебез, үткәннәрдә - безнең киләчәк” дип исемләнгән концерт узды, дип яза җирле басма.

Биредә Казан, Әлмәт, Азнакай якларыннан кайткан якташлар һәм авылдашлар катнашты. Гөлия Шиһабиеваның тавышын авылдашлары аеруча сагынган иде, Гөлшат Гарифуллина, Атлас Шиһабиев чыгышларын да яратып кабул итте, алкышларга күмде тамашачы. Иске Әнәле авылы талантларга бай. Авылда яшәп, сәхнә түрендә балкучылар да сынатмады, үзләренең моңлы тавышлары, дәртле биюләре белән сөендерде.

Фойеда исә эш кораллары, өй җиһазларыннан, кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Концерт өч сәгатькә якын дәвам итте. Тамашачы зал тутырып килде, чәчәкләрен, алкышларын кызганмады. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас мәдәният йорты мөдире Земфира Мөхәммәтшина катнашты һәм Иске Әнәле мәдәният хезмәткәрләре эшенә югары бәя бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot