news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы имамнарының чираттагы җыены узды

Районның дин әһелләре чираттагы җыенда үсеп килүче яшь буынга дини тәрбия бирү, иманлы, кешелекле итеп тәрбияләү турында фикер алышты.

Апас районы имамнарының чираттагы җыены узды
apastovo.ru/

(Апас, 30 апрель, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Каратун мәдәният йортында район имамнарының чираттагы җыены узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районның дин әһелләре чираттагы җыенда үсеп килүче яшь буынга дини тәрбия бирү, иманлы, кешелекле итеп тәрбияләү һәм татар халкына хас булган милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырып, саклап калу хакында фикер алыштылар.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова катнашты.

Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге ветераннар советы өлкәннәре “Серле сандык“ дип исемләнгән эчтәлекле һәм тәрбияви чара тәкъдим иттеләр. Авыл мәчетендә дин белеме алучы балаларның һәм “Гөлчәчәк“ нәниләренең чыгышы да һәркемнең күңелендә зур тәэсирләр калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100