news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы имамнары зур төзелеш барган урыннар буенча сәяхәт итте

Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга кызыксындырган сорауларын бирделәр, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

(Апас, 4 март, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы имамнары зур төзелеш барган урыннар буенча сәяхәт итте, дип яза җирле басма.

Районга Болгаер ягыннан халыкны Апаска йөртү өчен өр-яңа автобус кайтты. Әлеге автобуска утырып районыбыз имамнары төзелешләр барган урыннарны карап сәяхәт иттеләр. Каратунда төзелүче асфальт заводта, Сабантуй мәйданында, бассейн һәм спорт комплексы төзелешендә, Набережныйда, Табар Черкене мәдәният йортында, Әнәледәге зур комплекс төзелешендә һәм Туган якны өйрәнү музееның янкормасында булдылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга кызыксындырган сорауларын бирделәр, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Мамонт янына басып бергә фотога төштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot