news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы имамнары милли йолалар турында фикер алышты

Имамнар әлеге очрашуларның кирәклеген һәм мөһимлеген әйтте, киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.

Апас районы имамнары милли йолалар турында фикер алышты
apastovo.ru

(Апас, 1 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас мәдәният йортында район имамнары катнашында “Игелек-изгелек нуры“ дип исемләнгән мәдәни чара узды. Алар милли йолалар турында фикер алышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, катнашты.

Имамнар халкыбызның югалып баручы милли йолаларын саклап калу, аларны яшәтү һәм буыннан-буынга тапшыру хакында сөйләште. 

Апас мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Садә“ ансамбле тарафыннан тәкъдим ителгән “Ахирәт сандыгы“ дип исемләнгән театральләшкән күренеш тә һәркемнең күңеленә үтеп кереп, зур тәэсирләр калдырды.

Имамнар әлеге очрашуларның кирәклеген һәм мөһимлеген әйтте, киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot