news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште

Уракны беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе Дәүләки бүлекчәсенең 30 гектарлы көзге арыш кырында башладылар.

(Апас, 31 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районы игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. Уракны беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе Дәүләки бүлекчәсенең 30 гектарлы көзге арыш кырында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс” холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоров катнашында башлап җибәрделәр, дип яза җирле басма.

Әлеге кырда ике комбайн, ике КамАз, ике преслый торган трактор эшли. Саламын да вакытында җыеп баралар. Янгын сүндерү машинасы да куелган.

– Кырларыбыз соклангыч булып өлгереп килә. Быелгы урып-җыю чорында берләшмәдә 13 комбайн эшләячәк. Ындырларыбыз әзер, махсус мәйданчыклар да әзерләп куйдык. Шулай итеп эшне ике сменада оештырып вакытында җыеп алырга тырышачакбыз. Беренче олауны ашлык кабул итү пунктына озаттык. Хәерле сәгатьтә! - диде берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Икмәк тәмен, җир кадерен белеп яшәүче игенчеләр җиң сызганып эшкә керештеләр. Кыр корабын иярләүче әтиле-уллы Хәйдәр һәм Ленар Шәриповларның күңелләре күтәренке.

– Утыз елдан бирле комбайнда эшлим. Улым Ленар белән бишенче сезон чыгабыз. Менә быел беренчеләрдән булып башлап җибәрдек. Исән-имин булып, өлгергән икмәкне вакытында җыеп алсак бик әйбәт булыр иде, - диде Хәйдәр абый. “Ак Барс” холдинг компаниясе вәкилләре район башлыгы белән берлектә бөртекләрнең өлгерешен карадылар.

– Кырларның торышын, уракка әзерлеген карау максатыннан районнарга чыктык. Апас районының басулары искиткеч матур, чиста булып өлгереп килә. Тиешле игътибар булганы күренеп тора. Гектарына 35-40 центнер уңыш чыгар дип уйлыйбыз. Һава шартлары яхшы булып, югалтуларсыз амбарларга салу безнең бурыч. Апаслыларның эшләреннән бик канәгать, - диде генераль директор урынбасары Камил Галиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100