news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Җиңү Кубогы чемпионы –“ИЛ-2” хоккей командасы

1-4 майда финал ярышлары узды.

(Апас, 5 май, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апаста Бөек Җиңүнең 72 еллыгына Апас хоккей Лигасының плей-офф этабына 9 апрельдә старт бирелде. Бу көнне бозда районның “ИЛ-2” һәм “ЧЕРНЫЕ ЯСТРЕБЫ” командалары көч сынашты. 8:0 исәбе белән “ИЛ-2” командасы җиңде. Икенче уенда “РОДИНА” белән “АДМИРАЛ” командалары очрашты, исәп беренчесе файдасына 5:3 белән төгәлләнде, дип яза район газетасы.

-Плей-офф этабының икенче туры 16 апрелдә үтте. 1-4 майда финал ярышлары узды. Җиңү Кубогына ярышларда катнашучы командаларга исемнәр Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы мизгелләр белән бәйле. Җанатарларны хәйран кызу һәм гадел, чын ир-егетләр хоккей уеннары карарга чакырабыз,- ди “Алтын алка” боз сарае директоры, районның быелгы чемпионы-“ИЛ-2” хоккей командасы капитаны Рамил Мөхетдинов.

Кышкы сезон тәмамланмый әле биредә. Уннан артык балалар һәм яшүсмерләр хоккей командалары күнекмәләре дәвам итә. Һәр ял көннәрендә бозда ирекле шуу сәгатләрендә дә “Алтын алка” йөзләгән кешене кабул итә. Аерым көннәрдә Апаска боз шуарга район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100