news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы хуҗалыгында мәйданга шикәр чөгендере чәчү эшенә керештеләр

Биредә бер трактор җир әзерли, өч чәчү агрегаты эшли.

(Апас, 29 апрель, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Дәвеш бүлекчәсендә 170 гектар мәйданга шикәр чөгендере чәчү эшенә керештеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә бер трактор җир әзерли, өч чәчү агрегаты эшли. Айдар Рәхмәтуллин, Рамил Ибатуллин, Рафаэль Садретдиновлар барлык технологияләрне кулланып эшлиләр.

"Т-70 тракторын, чәчкечләрне тиешенчә ремонтлап шикәр чөгендере чәчәргә чыктык. Кышын кар күп булганлыктан җирдә дым бик әйбәт әле. Аннан соң кукуруз чәчү эшенә керешәбез. Алда Магдон, Нью Холланд тракторларым көтеп тора", - диде алдынгы механизатор.

news_right_1
news_right_2
news_bot