Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районы газетасы озын чәчле кызлар арасында бәйге оештырды
Районның иң озын чәчле кызына чәчтарашка сертификат бүләк ителде.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, "Йолдыз"). Апас районында мәктәп укучылары арасында озын чәчле кызларны ачыклау максатыннан “Чәчем озын – билемнән“ бәйгесе уздырылды. Бу хакта “Йолдыз“ газетасы сайты хәбәр итә.
Анда Апастан Адилә Насыйбуллина иң күп тавыш җыйды һәм аңа “Фиалка“ чәчтарашханәсеннән сертификат бүләк ителде. Адиләгә шулай ук Диплом һәм редакциянең бүләкләре дә тапшырылды. Икенче урынны алган Апас кызы Назилә Минвәлиева, Акхуҗа авылыннан Адилә Нигъмәтуллина “Алтын алка" Боз сараена сертификат, Диплом һәм бүләкләргә лаек булды, диелә apastovo.ru сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз