news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Әҗем авылында яшәүче гаилә “Растим помогая“ бәйгесендә җиңгән

Гаиләнең авыл җирлегендә яшәве, парларның язылышкан булуы һәм яшьләренең 35тән узмавы мөһим иде.

Апас районы Әҗем авылында яшәүче гаилә “Растим помогая“ бәйгесендә җиңгән
apastovo.ru

(Апас, 19 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ләйлә Шиһабиева). Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан яшь гаиләләр арасында “Растим помогая“ бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә Әҗем авылыннан Радик һәм Гүзәл Ситдиковлар гаиләсе дә катнашты һәм җиңеп чыкты. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Республика буенча 50дән артык гаилә катнашты һәм 10нан артык гаилә җиңеп чыкты. Җиңүчеләр арасыннан Апас районыннан Ситдиковлар гаиләсе дә бар.

"Аларга үсемлекләр үстерә торган җайланма тапшырабыз. Җайланмада яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерергә мөмкин. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен кыш көне яшел тәмләткечләр, җиләкләр үстерү өчен кирәкле әйбер дип уйлыйбыз", – диде Аграр яшьләр оешмасының башкарма директоры Ралиф Гаптелхәев.

Гаиләнең авыл җирлегендә яшәве, парларның язылышкан булуы һәм яшьләренең 35тән узмавы мөһим иде. Ситдиковлар гаиләләрен, эшчәнлекләрен, тормыш-көнкүрешләрен чагылдырган эшләрен бәйгегә юллаган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100