news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы егетләре солдатка китте

Районнан 4 егет армия сафларына юл алды.

(Апас, 22 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында хәрби чакырылыш дәвам итә. 21 июнь көнне районнан 4 егет армия сафларына юл алды.

Кызыл Тау авылыннан классташ егетләр, аерылмас дуслар Динар Җәләлиев, Элфис Шиһапов, Ранис Шәрәфуллин озату кичәләре уздырып, бер үк көнне хәрби хезмәткә китте.

Район хәрби комиссариатында аларга Биеш егете Бәхтыяр Кәлимуллин да кушылды. Якыннары, дуслары, авылдашлары егетләргә иң изге теләкләрен юллап, киңәшләрен әйтеп озатып калды.

Хәерле юл сезгә, Апас егетләре! Исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot