news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Дәвеш авылында “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясендә бик теләп катнашалар

Шушы мәктәпне 1989 елда тәмамлап чыккан Роберт Миңнегалиев 1987 елда төзелгән мәктәп спорт залын капиталь ремонтлауны үз өстенә алырга теләк белдерде.

(Апас, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районы Дәвеш мәктәбендә быелгы 1 сентябрь-Белем көне яңалыкларга бай булды. Быел мәктәпкә ике яңа укытучы эшкә, 1 сыйныфка 3 бәләкәч укырга килде. Бу уку елында биредә 38 бала белем алачак.”Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә уку елы дәвамында дәваланучы 550 ән артык бала да укуын биредә ял белән бергә үреп алып барачак. Шушы мәктәпне 1989 елда тәмамлап чыккан Роберт Миңнегалиев “Туган мәктәбеңә булыш!” акциясенә кушылып, 1987 елда төзелгән мәктәп спорт залын капиталь ремонтлауны үз өстенә алырга теләк белдерде.

Белем көнендә чыгыш ясаган Габбас Халиков кичәге укучысы Робертның мәктәптә укыганда ук спорт белән аеруча дус булуын, 15 яшендә турникта 38 тапкыр тартылып, мәктәп һәм район рекорды куйганлыгын исенә төшерде. 1 сыйныфка укырга керүче Ралина Бикбулатова, Нәфис Сәлахов һәм Риназ Хәлиуллинга авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов матур бүләкләр тапшырды. Алар һәм абыйлы-энеле Ринат белән Рәдиф Сафиуллиннар, Фәриз Гыйсмәтуллин, Язилә Баһавиева, Зилә Сабирова мәктәптә бик тырышып укырга сүз бирделәр. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясап, Наилә Бикбулатова укытучыларга һәм укучыларга уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100