news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Дәвеш авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Авылның шәфкать туташы Фаянур Нургалиева 33 елдан бирле халык сәламәтлеге сагында тора.

(Апас, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз" , Гүзәл Хилавиева, Ләйлә Шиһабиева). Дәвеш авылында республикакүләм программага нигезләнеп фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу турыда район газетасы яза.

Дәвеш авылының олысы-кечесе әлеге вакыйганы сөенеп кабул итте һәм ачылу тантанасына да бик теләп җыелды. Авылда иртәдән җыр-моң яңгырады, фельдшер-акушерлык пункты янәшәсендә тәмле коймак пеште, чәй кайнады.

Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидулллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Фәнис Исхаков, "Ак Барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район үзәк хастананәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин катнашты.

Авылның шәфкать туташы Фаянур Нургалиева 33 елдан бирле халык сәламәтлеге сагында тора. Ул Дәвеш һәм Чирү авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

Авылга фельдшер-акушерлык пункты кирәклеге хакындагы тәкъдимне аксакал Рифкать абый Низаметдинов җиткергән.

Соңыннан барлык кунаклар район башлыгы җитәкчелегендә үзәк хастаханәдәге үзгәрешләр, поликлиникадагы яңалыклар белән таныштылар, лифт хезмәтен сынап карадылар. Туган якны өйрәнү музеенда булып, мамонт, яңа гына кайткан үләмәзавр һәм башка бай эчтәлекле заллар белән таныштылар.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot