news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Дәүләки укучылары төбәкара фәнни-гамәли конференциядән җиңеп кайтты

Буа шәһәрендә башлангыч сыйныф укучыларының “Барын да белергә телим“ дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Апас районы Дәүләки укучылары төбәкара фәнни-гамәли конференциядән җиңеп кайтты
apastovo.ru

(Апас, 30 март, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Дәүләки укучылары төбәкара фәнни-гамәли конференциядән җиңеп кайтты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Буа шәһәрендә башлангыч сыйныф укучыларының “Барын да белергә телим“ дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Анда Дәүләки мәктәбенең 4 класс укучылары Азалия Шәрипова (җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева), Эльвина Шәйдуллина (җитәкчесе Венера Хөсәенова) үзләренең проектларын якладылар һәм икенче урынга лаек булдылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot