news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Чурибураш авылыннан Нургалиевлар гаиләсе республикада икенче урынны яулады

Мамадышта авыл гаиләләре арасында республикакүләм җәйге спорт ярышлары үткәрелде.

(Апас, 22 май, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районы Чүрибураш мәктәбе физик культура укытучысы Руслан Нургалиев гаиләсе быел да авыл гаиләләре арасында үткәрелгән республикакүләм җәйге спорт ярышларында лаеклы катнашты, дип яза район газетасы.

Бу гаилә 2016 елда да шундый ук ярышларның кышкы төрләрендә дә катнашып, барлык катнашучы командалар арасында өченче урын яулаган иде.

Быелгы җәйге спорт төрләре буенча республика финал ярышларына Руслан үзе, бик сөйкемле тормыш иптәше, шулай ук шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытучысы Ләйсән һәм 11 яшьлек уллары Раян белән 18 майда чыгып китте. Ярышлар Мамадышта үтте һәм алар 20 майда төгәлләнде. Нургалиевлар гаиләсе быел да бик уңышлы чыгыш ясап, республикада икенче урынга лаек булды.

-Безнең гаилә спорт белән бик дус яши,- ди Руслан. –Мамадышта үткән Татарстан беренчелеге ярышлары спорт программасына шашка, өстәл теннисы, дартс һәм гаилә эстафетасы кертелгән иде. Бик әзерләнеп барган идек. Шуңа да көндәшләрдән әлләни курыкмадык. Тагын да шундый республикакүләм ярышларда катнаша калсак, беренче урын яуларга исәп!..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100