news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында дүрт кешене сугышка озаткан гаилә яшәгән йорт каршына агач утырттылар

Биредә яшәүчеләр бу йортны авыл музее итәргә өметләнә.

Апас районында дүрт кешене сугышка озаткан гаилә яшәгән йорт каршына агач утырттылар
Азат Мөхәммәтҗановның шәхси архивыннан

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Апас районы Чирмешән авылында берьюлы дүрт кеше сугышка киткән йорт каршына «Йолдыз» район газетасы хәбәрчесе Азат Мөхәммәтҗанов дүрт зәңгәр чыршы утырткан. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Ул бик истәлекле йорт. Кичә өй каршына 4 зәңгәр чыршы алып кайтып утырттык. Элек анда Өметбаевлар гаиләсе торган. Аларның 5 баласы була. Өчесен Ярулла абзый үзе белән бергә сугышка алып чгып китә. 1943 елга кадәр берсенең дә хатлары килми. Ярулла абый үзе 43 елның ноябрендә яраксыз булып кайта. Аннары балаларының бер-бер артлы хәбәрсез югалуы турындагы хатлары килә», — дип сөйләде Азат Мөхәммәтҗанов.

1944 елның язында Ярулла абзый капка төпләренә балалары истәлегенә 3 тал утырта. Сугыштан кайткан Ярулла Өметбаев 80 елларда үлә. Хатыны Фатыйма апа да 3 ел яшәгәннән соң вафат була. Бу йортка быел 3 бертуган Бөек Ватан сугышында һәлак булды дигән такта куйганнар. Шундый истәлекле такталар быел Апас районындагы ветераннар булган һәрбер йортка куелган.

«Кызганыч, хәзер Өметбаевлар торган йортта беркем дә калмады. Ул ташландык хәлдә. Таллары исән әле, тик алар да сынып баралар инде. Ничектер шул йортка реконструкция ясап, авыл музее итеп калдырып булмасмы икән дигән өметләр белән йөри авыл халкы. Район тарафыннан игътибар булса, бик яхшы булыр иде», — ди Азат Мөхәммәтҗәнов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100