news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Чирүле авылында чишмә янын төзекләндергәннәр.

Илдар Фәзлуллин чишмәнең тирә-юнен төзекләндергән, тимер койма белән тотып алган.

Апас районы Чирүле авылында чишмә янын төзекләндергәннәр.
apastovo.ru

(Апас, 23 июль, "Татар-информ",  "Апастово-информ" ). Апас районы Чирүле авылында чишмә янын төзекләндергәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тау башындагы чишмәне авылга моннан берничә ел элек китергәннәр. Бу эшкә беренчеләрдән булып читтә яшүче авылдашлары Илдар Фәзлуллин теләктәшлек белдергән. Алга таба исә барлык авыл халкы, авыл җирлеге кушылган. Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм иткән.

Быел исә туган авылы өчен янып-көеп яшәүче Илдар Фәзлуллин изге эшенең дәвамы итеп, чишмәнең тирә-юнен төзекләндергән, тимер койма белән тотып алган. Бу исә Чирү авылы халкы өчен бу тагын да зур сөенечле вакыйга. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100