news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Чирү авылында заманча юл салу эшләре башланды

Дәвеш авыл җирлеге территориясе составындагы Чирү авылында бүген 19 йортта 25 кеше яши.

 (Апас, 22 июль, "Татар-информ",  "Апастово-информ"). Апас районы Чирү авылы юллы булачак, дип яза җирле басма.

Дәвеш авыл җирлеге территориясе составындагы бүген 19 гына йортлы, 25 кеше яшәгән Чирү авылы халкы гомере буе язгы су төшеп, елгалар ярларыннан чыгып ташу башланганда хафага калып яшәде. Аерым елларда Бола белән Зөя кушылган тамакта боз тыгылса-авылны бетереп су басты.  Ун көн элек Апас-Чирмешән олы юлындагы Колчык авылы башыннан Чирү авылы уртасына кадәр заманча юл салу эшләре башланды.

-Бу Федераль программа буенча башкарыла торган күләмле эшне тендер-конкурста “Волгодорстрой” юл төзелеше оешмасы отты. Барлык эш күләмен бу җәйдә төгәлләү бурычы куелды, сентябрь аенда яңа юлдан хәрәкәт ачылырга тиеш. Яңа төзелүче юлның гомуми озынлыгы 3 километрга якын булып, барлыгы ярты миллион кубометрлык җир казу, күчерү, өю эшләре башкарылачак. Унга якын урында күтәртелгән дамба аша су агу өчен 1-2 шәр метр диаметрлы, бик заманча гидрокорылмалар куела,-ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура тармагы буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.

– Безнең күчмә автоколоннада 50 гә якын техника исәпләнә. Иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр ике сменада эшлибез,-дип таныштырды безне үзенең бердәм коллективы белән прораб Алмаз Галәветдинов.

Киң, биек итеп төзелүче яңа юлны ныклап таптаткач, аңа калын итеп, махсус ком-таш катламы җәеләчәк, киләчәктә асфальт салыначак, диелгән район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100