news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Черкен авылы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә бүгеннән чыга ала

Апас районының “Табар” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә барлык тагылма агрегатлар, тракторлар инде 1 ай элек үк әзерлек сызыгына бастырыла башлады.

(Апас, 19 март, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районының “Табар” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә барлык тагылма агрегатлар, тракторлар инде 1 ай элек үк әзерлек сызыгына бастырыла башлады, дип яза районның "Йолдыз" газетасы.

- Бүген машина-трактор паркында аерым көйләнгән җылы мини-цехта соңгы чәчкеч, тагылмалар ремонтлауны төгәллибез.Техниканы кыр эшләренә әзерләүдә уннан артык кеше катнаша. Аларның эшен махсус комиссия бәяли, түләү дә сыйфатка бәйле безнең хуҗалыкта, - ди парк мөдире Хәбир Галиуллин.

- Авылдашларым Сергей Посадский, Владимир Волков, Юрий Сусарин, Александр Трошкин, Юрий һәм Сергей Кузминнар, Владимир Молодцов үз эш урыннарында аеруча тырышып эшлиләр. Быелгы язгы чәчүгә чәчүлек, ашлама белән дә зур проблемалар булмас - аларын көз-кыш айларында ук җитәрлек итеп әзерләп куйдык, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100