news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Борнаш егете төягечле трактор ясаган

Тракторны ул 1 айдан артык җыйган.

Апас районы Борнаш егете төягечле трактор ясаган
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/bornash-egete-marsel-tyagechle-traktor-yasagan

(Апас, 12 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апас районы Борнаш авылында яшәүче Гобәйдуллиннар техника серләрен яхшы белә. Марсель кечкенә генә, төягечле трактор ясап куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Уллары Марсель белән Илназ да әтиләре Фәргать үрнәгендә үсә. Күптән түгел генә Илназ үз тырышлыгы белән трактор ясаган иде. 

–Әлеге тракторның күтәргече дә бар. Аның белән авыл җирендә тирес түгеп, ком-ташларның урынын алмаштырып, кар ташып була. Тракторга кую өчен сәнәкләр дә ясадым. Алар 2 метр озынлыкта. Тирес төяү өчен менә дигән җайланма. Гомумән, нинди генә эшкә тотынсаң да, ярдәмче булачак, – диде Марсель үзе.

Тракторны ул 1 айдан артык җыйган. Күбрәк кичке һәм төнге сәгатьләрдә эшләгән. Җиһазларны иске техникалардан да алган, яңаларны да куйган. Барысын да алдан уйлап, үлчәп, төгәл башкарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100