Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас районы Борнаш авылында сабакташларга багышланган китап тәкъдим ителгән
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да шушы ук елда мәктәпне тәмамлаган.
(Апас, 8 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Борнаш урта мәктәбен моннан 49 ел элек тәмамлаган укучылар үзенчәлекле очрашу уздырды. Борнаш урта мәктәбе белән танышып чыккан сабакташлар мәдәният йортына китапны тәкъдим итү кичәсенә җыелды.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әнсар Галиев үзенең сабакташларына һәм укытучыларына багышлап "Онытылмас мәктәп еллары" исемле китап бастырган.
Биредә зур сәхнәдә үз урыннарын алган җырчылар, районның кабатланмас тавышлы үзешчәннәре матур җырларын, көйләрен яңгыратты. Әлеге чыгарылыш бик күп танылган шәхесләр, җитәкчеләр биргән.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да шушы ук елда мәктәпне тәмамлаган. Очрашу район үзәгендә дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз