news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Борнаш авылында Мәүлид бәйрәме үткәрелде

Анда салаватлар әйттеләр һәм мөнәҗәтләр укыдылар.

(Апас, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Борнаш авылында районның барлык мәчет имамнары Мәүлид бәйрәменә җыелды. Алар салаватлар әйтте һәм мөнәҗәтләр укыды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Борнашка килеп бүген каз өмәсен дә карадык, элеккеге йолаларны саклап аны безгә күрсәттеләр. Мәчеттә дә яңарышлар бар икән, бик матур итеп ремонт ясалган. Соңыннан яңа корылган мәктәп бинасында бәйрәм өстәле артында җыелдык. Киләчәктә дә шушылай бергә җыелышырга язсын“, - диде Азат Гайнетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot