news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Болынбалыкчы авылында мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң ачылды

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Болынбалыкчы авылы халкы белән эчкерсез сөйләшү алып барды. Ул киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды.

(Апас, 8 июнь, "Ттар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Болынбалыкчы авылында мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң ачылды, дип яза җирле басма.

-1969-1970 елларда төзелгән иде бу бина. Шуннан бирле киң күләмле төзекләндерү булганын хәтерләмим. Хәзер яңа сулыш алды. Эче дә, тышы да бик матур. Мәдәният хезмәткәрләребез дә бик уңганнар, булганнар. Авылда күңелле, эчтәлекле чаралар гел узып тора. Мәдәният йортына халык теләп йөри, - диде Гөлсөяр апа Кәлимуллина.

Республика төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Равил Хисаметдинов районның республикакүләм программаларда актив катнашуын, төзелеш эшләрендә һәрчак алдынгы булуын билгеләп узды.

- Болынбалыкчы мәдәният йорты программа нигезендә төзелмәде. Ул өстәмә төзелеш булып санала. Эшне оешкан төстә башкарып чыктыгыз. Инде рәхәтен дә күрергә язсын, - диде ул.

Мәдәният йортына Фәрит Рәхимов берләшмә исеменнән музыкаль үзәк бүләк иткән, шулай ук “Свияга” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов тиздән авыл яшьләрен бильярдлы да итәргә вәгъдә бирде.

Күмәк көч - тау күчерә диләр. Төзекләндерү эшләренә төзүчеләр белән беррәттән мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы да зур өлеш керткән. Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова бар кешегә дә рәхмәтен ирештерде.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Болынбалыкчы авылы халкы белән эчкерсез сөйләшү алып барды. Ул киләчәктә башкарылачак эшләргә тукталды, яңалыклар белән таныштырды.

Мәдәният йортын ачу тантанасы җыр-⁠моңнар белән дәвам итте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100