news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгына “Татарстан алдындагы казанышлары өчен“ ордены тапшырылды

Лаеклы ялга китү сәбәпле, район башлыгы, район Советы депутаты Рәшид Заһидуллин вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителде.

Апас районы башлыгына “Татарстан алдындагы казанышлары өчен“ ордены тапшырылды

(Апас, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). 26 сентябрьдә район мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Анда район башлыгы Рәшид Заһидуллинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ ордены тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан Федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, “Ак Барс Холдинг“ компаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров һ.б. катнашты.


Шәхси гаризасы нигезендә, лаеклы ялга китү сәбәпле, район башлыгы, район Советы депутаты Рәшид Заһидуллин вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителде.

"Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Чөнки шушы яшемә кадәр туган җиремдә сезнең белән бергә эшләдем. Сезнең барыгызга да, Апас халкына олы рәхмәтемне җиткерәм. Безнең райондагы кебек эшчән, тырыш, фидакарь халык беркая да юк. Рәхмәт барыгызга да", – диде Рәшид Заһидуллин.

Рәшид Заһидуллинга “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ ордены тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100