news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы яңа төзелешләр белән танышты

Ул Иске Әнәле авылындагы яңа мәктәп һәм балалар бакчасында булды.

(Апас, 24 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләлә Сафиуллина). Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин яңа гына сафка баскан, тиздән кулланышка тапшырылачак биналарда барган төзелеш эшләре белән танышты, дип яза җирле басма.

Иң элек ул Иске Әнәле авылындагы яңа мәктәп һәм балалар бакчасында булды. Биредә бинаның эчке өлеше инде әзерлек дәрәҗәсендә. Заманча җиһазландырылган якты, матур бүлмәләр, спорт залы, кухня, бәдрәфләр барысы да балалар мәнфәгатен кайгыртып эшләнелгән. Бу көннәрдә Иске Әнәле авылының үзәк урамыннан үткән асфальт юл да авыл халкы өчен зур сөенеч булды. Район башлыгы биредә барган төзелеш эшләренә карата үз фикерен белдереп, киңәшләрен биргәннән соң, Апас үзәгендә яңа гына калкып чыккан спорт залы һәм “Дельфин” йөзү бассейнына юнәлде. Монда апаслаларны шаккатырырлык яңалыклар көтә. Олылар һәм балалар өчен аерым йөзү бассейннары, махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән киенү һәм чишенү, юыну бүлмәләре барысы тиздән апаслылар хозурына тапшырылачак. Янәшәдәге спорт залы да күз явын алырлык. Беренче каттагы киң, якты спорт залында махсус тренажерлар урын алган. Икенче катында исә көрәшчеләр өчен махсус шөгыльләнү залы булдырылган. Бу биналарның тирә-юне дә якын арада тәртипкә китерелеп, узып баручы һәркемнең игътибарын җәлеп итәчәк. Соңгы вакытта балалар бакчасындагы үзгәрешләрне, уңайлылыкларны балалар да, әти-әниләр дә бик шатланып кабул итте.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин җәйге ялдан соң кабат ишекләрен ачкан Боз сараеның эшчәнлеге белән дә танышты. Ял арасында биредә шулай ук мөһим эшләр башкарылган: яктырткыч утлар яңартылган, җыештырылган, тәртип урнаштырылган. Хәзер бозда яшь хоккейчылар тиздән булачак дусларча уеннарга әзерләнәләр. Район башлыгына алар киләсе сезонда да җиңү вәгъдә иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100