news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы башлыгы тәкъдиме белән укучылар өчен экскурсия оештырылды

Балаларның күңелле сәяхәте үзәк урамда урнашкан кафеда аш өстәле артында тәмамланды.

(Апас, 15 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән барлык мәктәпләрнең 5-11 сыйныф укучылары өчен Апасның истәлекле урыннары, яңа сафка баскан биналары белән таныштыру максатыннан район күләмендә экскурсияләр оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалар иң элек Апасның яңа төзелгән спорт биналар белән таныштылар. Үзәк ял паркында хакимлек иткән Яңа ел бизәкләре булган яшел чыршы, кар сыннарын карап сокландылар. Бүген яңа гына сафка баскан яңа ел бәйрәме геройлары Кыш бабай белән Кар кызы, җигүле ат сыннарын да күрү бәхетенә ирешеп, истәлекле фотога да төштеләр.

Алга таба укучылар Туган якны өйрәнү музеена юл тоттылар. Биредә музей хезмәткәрләре район тарихы, истәлекле урыннары, дан казанган шәхесләре турында сөйләделәр, яңа экспонатлар белән таныштырдылар.

Укучылар Апасның Үзәк урамында урын алган Батырлар аллеясы буйлап сәяхәт иттеләр. Районның ветераннары Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәр һәйкәл янында тукталып таныштырды, кызыклы мәгълүмат җиткерде. Балаларның күңелле сәяхәте үзәк урамда урнашкан кафеда аш өстәле артында тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot