news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы үрнәк гаиләләр белән очрашты

50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләргә район башлыгы Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр бүләк итте.

(Апас, 27 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас мәдәният йортында районы башлыгы Рәшид Заһидуллин һәркем өчен үрнәк булган абый-апалар, парлы, үрнәк озын гаилә юлы узучылар, дин әһелләре белән очрашты. Бу турыда җирле басма яза.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бәйрәмне ачык дип белдереп, соңгы вакытта районда булган яңалыклар белән таныштырды, изге теләкләрен җиткерде. Сәхнә түренә 50, 55, 60 ел парлы гомер итүче гаиләләр чакырылды. Аларга район башлыгы Рәхмәт хатлары, ак шәл һәм түбәтәйләр бүләк итте.

"Ак Барс" банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин райондашларны бәйрәм белән тәбрик итеп, тиздән ачылачак Татар Пучинкәсе клубына аппаратура алу өчен 60 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Концерт программасы караганнан соң, барлык кунаклар Үзәк ял паркына юл тотты. Биредә Үзәк чыршыны ачу тантанасында катнаштылар. Соңыннан алар Апас урта мәктәбе, аграр көллият ашханәсендә һәм Хәйдәр Булатов җитәкчелегендәге кафеда кунак булдылар, тәмле сыйлардан авыз иттеләр.

Бәйрәмгә килгән һәркем Кыш бабай күчтәнәче алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100