news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы кыр хезмәтчәннәре белән очрашты

Икмәк язмышы өчен өлеш кертүче хезмәткәрләр барысы да үз эшләренең осталары һәм фидакарь хезмәт ияләре.

Апас районы башлыгы кыр хезмәтчәннәре белән очрашты
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apasta-uryp-yyu-eshlre-bara-rayon-bashlygy-kyr-khezmtchnnre-beln-ochrashty

(Апас, 25 июль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шигабиева). Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин кырларда булып, җитәкче-белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште, мөһим мәсьәләләргә тукталды, хәер-фатихасын бирде, эшләрендә уңышлар теләде. Барлык кыр хезмәтчәннәренә дә “Апас“ язулы бейсболкалар бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Свияга“ агрофирмасының Дәүләки берләшмәсе, Дәвеш бүлекчәсенең 350 гектарлык арпа кырында 7 комбайн эшли.

"Барлык комбайннарга да икешәр комбайнчы билгеләнгән. Алар 24 сәгать кырда. Көндез турыдан-туры суктырып, ашлык кабул итү пунктына озатабыз. Төнлә алдан ектырганны чәчүлеккә суктырабыз. Гектарыннан 48 центнер уңыш чыга. Хезмәтчәннәр көнгә 4 тапкыр кайнар, сыйфатлы аш белән тәэмин ителә", – ди берләшмә идарәчесе Кәфил Гыймранов.

Икмәк язмышы өчен өлеш кертүче хезмәткәрләр барысы да үз эшләренең осталары һәм фидакарь хезмәт ияләре. Шәмәктә яшәүче Фирдүс Хәбибуллин комбайн руле артына утырып, бишенче урып-җыю эшләренә керешкән.

Иске Йомралы берләшмәсенең 213 гектарлык арпа кырында шулай ук эшләр оешкан төстә бара.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100