news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышларында җирле команда җиңде

Алар үзләрен келәмдә иң көчлеләр итеп таныттылар.

Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышларында җирле команда җиңде
apastovo.ru/

(Апас, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышлары узды. Командалар арасында беренчелек Апас районы көрәшчеләре кулында. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярыш көне буе дәвам итте. Иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. 12 үлчәү категориясе буенча җиңүче билгеләнде. Беренче урын алучы һәр көрәшче өенә тәкә алып кайтты. Икенче һәм өченче урын яулаган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр бирелде. Һәр җиңүчегә Мактау грамотасы, медальләр әзерләнгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot